Яңалыклар

Настя – Мөнәвәрәгә, тормыш спектакльгә әйләнгән чак (“Безнең гәҗит”, автор – Рәйдә Нигъмәтҗанова)

Әсәр сәхнәгә 2021нче елда гына менсә дә, авторы Нәбирә Гыйматдинова аны 35 ел элек үк язган. Пьесаның тинчуринлылар кармагына эләгүенә дә биш ел вакыт узган, тик төрле сәбәпләр аркасында аның сәхнәләштерелүе нәкъ менә бу елга туры килә.

– Инценировка авторы Татарстанның халык артисткасы – Тәслимә Хәләф. Ул әсәрне, аның мәгънәсенә дә хилафлык китермичә, төп фикеренә дә тап тидермичә үзгәртә белде. Бер нәрсә турында гына кызганабыз – Тәслимә бу пьесаның төп герое Мөнәвәрәнең өлкән чагын үзе башкарырга теләгән иде, өлгерми калды, – дип искә төшерде Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова спектакль уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Әсәр – «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчесе. Анда мәхәббәт тә, хыянәт һәм ялгышу да – барысы бар. Әсәрнең сюжеты катлаулы түгел, һәр вакыйга да халык тормышыннан алынган. Сугыш еллары… Ире Сәфәрне сугышка озаткан Мөнәвәрә урман каравылчысы булып кала. Сәфәре утырткан урманны күз карасыдай саклый, ләкин кирәк булганда агач кисүчеләргә дә каршы килми, кайгылы еллар бит. Урманны хатыныннан мең кат артыграк күргән Сәфәрне дүрт ел түземсезлек белән көтә ул. Нәкъ сугыш бетәр алдыннан гына берүзе урманда җан асраган Мөнәвәрә зарыгып көткән бәхетен – юлчыны очрата.

– Кечкенә чакта әти белән әнинең сөйләшкәнен тыңларга ярата идем. Әтинең урман хуҗасы хатыны Настя турында сөйләгәнен дә хәтерлим. Урман каравылчысы сугышка киткәч, урманны саклау, агачлар өчен җавап бирү Настя җилкәсенә төште. Менә шушы фактларны пьесаның нигезе итеп алдым. Настя гына Мөнәвәрәгә әйләнде, – дип көлде Нәбирә Гыйматдинова.

Мөнәвәрәнең тормыш юлы сикәлтәле. Өлкән Мөнәвәрә ире янәшәсендә дә хатын –кыз бәхетен татый алмавына үкенсә, яшь Мөнәвәрә әти –әниле балачагын сагына. Кулак сеңлесе дип сугылган пичәт, аның яшьтәшләре арасында имеш-мимешләр тудыра. Хәтта коега агу салдың, дип гаепләү дә аның башыннан үтми түгел. Яшьлекнең иң матур мизгелендә дә беркем тарафыннан якланылмаган әлеге самими кызны бу тормышта бары тик чын мәхәббәт кенә яшәтә алыр иде. Тик Мөнәвәрәнең агач, урман һәм бүреләрне дә артыграк сөюче Сәфәргә гашыйк булуы, аны кулына корал алырга һәм кешедән читтә, урман эчендә кол булып яшәргә этәрә. Нәкъ көя күбәләгедәй качып һәм яктылык күрмичә…

Тәслимә апа башкарырга теләгән рольне, Мөнәвәрәнең өлкән чагын, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина башкарды. «Элек мин яшь Мөнәвәрәне уйнарга хыяллана идем. Еллар үтте. Хәзер өлкән Мөнәвәрәне уйнау яшеннән дә уздым, дигәндә шушы бәхет елмайды», – дип уртаклашты ул.

Мөнәвәренең тормышында матур вакыйгалар да булмады түгел. Ирен сугыштан көткәндә ул урман кунагын – Юлчыны очрата. Бу – хатын –кызларның хыялындагы ир –ат. Аның исеме әсәр буенча бер тапкыр да яңгырамый, ләкин мондый ир –егетләрнең сугыш чорында берәү генә булмавын ассызыкларга мөмкин. Мөнәвәрәгә бер авыр эш тә эшләтмәүче, ашарга пешерүче, җыештыручы һәм… сугышка бармыйча качып ятучы да ул – Юлчы. Аның өстенә, бик яхшы скрипкада уйнаучы әле. Бармакларыма зыян килер дип, сугыш кырына китмәвен дә яшерми ул. Бер яктан агачларны сөюче Сәфәре булса, икенче якта скрипкасын һәм ялганны үз дусты итеп күргән Юлчы. Шушы ике ут арасында калган Мөнәвәрә генә һаман күбәләктәй талпынып кала.

Хатын –кызның бәхете ирдән, диләр. Спектакль барышында бу сүзләрнең дөреслегенә инанырга туры килә. Сугыш елларында да могҗизага ышанып, бәхет көтеп яши халык. Бары тик бәхетнең генә күңел ярасын да төзәтә, тормыш һәм сугыш ачысын да баса торган дәвасы бар дип ышана ул. Шул ышаныч яшәтә дә.

Автор – Рәйдә Нигъмәтҗанова;

Чыганак – “Безнең гәҗит”, №07 (24 февраль), https://beznen.ru/basma/2021-07/nastya-moneverege-tormish-spektaklge-eylengen-chak/

Дата: 24.02.2021