90 СЕЗОН

Яңалыклар

Наил Гыйльметдиновны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 22 нче гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры артисты ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ НАИЛ МАРАТ улының туган көне.

Хөрмәтле Наил Марат улы! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!