90 СЕЗОН

Яңалыклар

Мөмкинлеге чикле балалар театраль фестивале!

Дуслар, исегезгә төшерәбез: 18 нче май, 10.00 сәгатьтә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, “Ак Барс Созидание” Хәйрия фонды белән берлектә, чираттагы “Театр – All Inclusive” – мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләре Республика фестивале үтәчәк. Әлеге фестивальдә театрыбызда уңышлы эшләп килүче “Могҗиза” театр студиясе дә чыгыш ясаячак. Балаларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы уникаль фестивальне күрми калмагыз.