90 СЕЗОН

Яңалыклар

Мәхәббәт кешене зур җиңүләргә алып килә!

Мәхәббәт кешене Кеше итә!!! Сөю хисләре адәм баласын гомере буе озата, яшәргә көч бирә, күңелне яшәртә.
Гыйшык уты янган йөрәк Сөю иленең мәңгелек колы!

31 ГЫЙНВАР / ГОМЕР БУЕ СИНЕ КӨТӘМ / ИЛҺАМ ГАЛИ

Язмыш Әдиләне шактый сыный: бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Инде нишләргә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Ләкин төшенкелеккә бирелергә иртәрәк әле. Чөнки аның теләсә нинди авыр чакта да ярдәмгә ашыгучы, үзен шашып яратучы балачак дусты – Гаделе бар бит!

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru