90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Мәдәният мирасы» IV Халыкара сәнгать конкурс-фестивале

«Жар-Птица» фестиваль үзәге 10 елдан артык Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Сочи, Железноводск, Суздаль, Калининград, Түбән Новгород шәһәрләрендә сәнгать фестивальләрен уздыру белән шөгыльләнә. Оешманың урнашу урыны-Санкт-Петербург шәһәре.

2020 елның июнендә «Жар-Птица» фестиваль үзәге Казан шәһәрендә «Наследие култур» IV Халыкара сәнгать конкурс-фестивален үткәрергә планлаштыра. Фестиваль 2 нче июньнән 4 нче июньгә кадәр Универсиада Авылында узачак.

Фестивальнең төп максаты – яшьләрнең эстетик зәвыгын формалаштыру, талантлы һәм сәләтле башкаручыларны һәм коллективларны барлау, тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәният оешмалары арасында иҗади элемтәләр урнаштыру.

Конкурста тәкъдим ителгән жанрлар: Вокал, Хореография, Инструменталь жанр, Цирк жанры, Мода театры, Театр. Жюри составына югары квалификацияле белгечләр, Мәскәүдән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән сәнгать эшлеклеләре керә.