90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА КУНАКТА УКЫТУ-ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ ҮЗӘГЕ — «ЯРДӘМ» МӘЧЕТЕ МӨСЕЛМАННАРЫ

Кичә, 5 нче февраль, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында укыту-тернәкләндерү үзәге — «Ярдәм» мәчетеннән килгән кунаклар «Алтын көз» спектаклен карады. Шулай ук спектакль алдыннан Алинә Фәттахова театрыбыз тарихы белән таныштырып узды, күргәзмә залында урнашкан экспонатлар турында матур хатирәләрне яңартты. Кунакларыбызны «Алтын көз» спектакле үзенең куелышы, артистларның матур уены белән җәлеп итте.