90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Могҗиза” уңышлары белән куандыра

27 нче декабрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” студиясенең чираттагы ачык дәресе узды.
Балаларның зур уңышларга ирешүендә, түгәрәкнең кураторы – театрыбызның баш администраторы – Зөлфия Бәшәрова, сәнгать җитәкчеләре – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм талантлы артистыбыз Салават Хәбибуллинның өлеше бик зур.
Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша.