90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Могҗиза” театр студиясе II нче турда катнашып җиңү яулады!

Афәрин!!!
Кадерле дуслар! Театрыбызда уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” театр студиясе “Я могу! Творчество без границ” Бөтенроссия конкурсының II нче турында уңышлы чыгыш ясап 1 нче дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Конкурста алар Г.Камал һәм К.Тинчурин әсәрләре буенча куелган “Серле тартма” могҗизалы тамашасын тәкъдим итте. Инсценировка авторы һәм режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, сәхнә теле укытучысы – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, пластика һәм бию укытучысы – Салават Хәбибуллин, сәхнә бизәлеше – Әлфия Вәлиева, Фәнис Шәмсетдинов, музыкаль бизәлеш – Алмаз Ахунов, студиянең кураторы – Зөлфия Бәшәрова.
Талантлы егетләребез һәм кызларыбызны котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!!!