90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Могҗиза” театр студиясе II нче турга узды!

Театрыбызда уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” театр студиясе “Я могу! Творчество без границ” Бөтенроссия конкурсының II нче турына үтте. 29 нчы майда алар конкурс кысаларында Г.Камал һәм К.Тинчурин әсәрләре буенча куелган “Серле тартма” могҗизалы тамашасын тәкъдим итәчәк. Инсценировка авторы һәм режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, сәхнә теле укытучысы – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, пластика һәм бию укытучысы – Салават Хәбибуллин, сәхнә бизәлеше – Әлфия Вәлиева, Фәнис Шәмсетдинов, музыкаль бизәлеш – Алмаз Ахунов, студиянең кураторы – Зөлфия Бәшәрова.
Талантлы егетләребез һәм кызларыбызга уңышлар телибез!!!