90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты

Чара, Гаилә елы уңаеннан, студия шәкертләренең әти-әниләре катнашында узды.

18 май К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында эшли торган, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» дигән театраль тамаша тәкъдим итте. Режиссеры – Зөфәр Харисов.

Гаилә елы кысаларында әзерләнгән әлеге гаилә тамашасында студиянең яшь артистлары белән бергә аларның әти-әниләре дә катнашты. «Ай-ли, замана…» театраль тамашасы «Могҗиза» театр студиясе шәкертләренең сезон дәвамында өйрәнгән һөнәрләрен тәкъдим итеп кенә калмады, бер үк вакытта гаилә кыйммәтләрен дә барлады.

Белешмә:

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оешты. Әлеге изге эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла. Студиядә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәтен үзләштерә.

«Могҗиза» театр студиясе шәкертләренә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның талантлы артисты Салават Хәбибуллин белем бирә. Студиянең кураторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова.

Театр студиясе оешканда, бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. Балаларның иң кечкенәсенә – 7, ә иң зурысына – 18 яшь.

«Могҗиза»ның тагын бер үзенчәлекле ягы: укытучыларның балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләве. Бу эшнең нәтиҗәләре дә күренә: кайбер укучылар студиягә йөри башлаганда, татарча бөтенләй белмәсә, хәзер Тукай телендә сөйләшә.

«Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасы белән үзенең сезонын япты