90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Могҗиза» студиясенең «Ай-ли, замана» театраль тамашачы узачак

18 май 12.00дә театрыбыз каршында эшли торган сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе, «Ай-ли, замана» дигән театраль тамаша тәкъдим итә. Чара чираттагы иҗат сезоны ябылу уңаеннан уздырыла.

Шунысы үзенчәлекле: Гаилә елы кысаларында әзерләнгән әлеге гаилә тамашасында студиянең яшь артитлары белән бергә аларның әти-әниләре дә катнаша. «Ай-ли, замана…» театраль тамашасы «Могҗиза» театр студиясе шәкертләренең сезон дәвамында өйрәнгән һөнәрләрен тәкъдим итеп кенә калмый, бер үк вакытта гаилә кыйммәтләрен дә барлый.

Проект  Татарстан Мәдәният министрлыгының «Балалар — балаларга» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

«Могҗиза» студиясенең «Ай-ли, замана» театраль тамашачы узачак
«Могҗиза» студиясенең «Ай-ли, замана» театраль тамашачы узачак