90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты

Тинчурин театры каршында эшләп килүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Могҗиза» театр студиясе “Миһербанлык” спектакле белән үзенең дүртенче сезонын япты.

Әлеге чарада студия педагоглары, ата-аналар һәм туганнар, шулай ук студиягә йөрүче яшь актерларның тугры тамашачылары җыелды.

“Михербанлык” дип исемләнгән фэнтези тормыш авырлыкларын җиңәргә, калыпларга буйсынмый үзең теләгәнчә эшләргә һәм хыялларны тормышка ашыру хакында, дип сөйләде “Могҗиза” студиясе кураторы Зулфия Бәшәрова.

Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут (электричество) бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма “Ялкынлы шәһәр” уеныннан килгән “бүләкләр” аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» Инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнә.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр.

“Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова.

Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. “Могҗиза” ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

Тинчурин театры матбугат үзәге

«Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты
«Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты «Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты