90 СЕЗОН

Яңалыклар

Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион лаборатория-семинары турында “Интертат”та (автор – Рузилә Мөхәммәтова)

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Барысы да драматургларны кузгатудан башланды. Алар бераз читтә калган шикелле иде. Беренчедән, без драматургларга үз әсәрләренә читтән карарга мөмкинлек тудырдык. Алар селкенеп киттеләр. Зиннур Хөснияр үз пьесасы буенча эскиз карагач, күзләре очкынланып чыгып китте. Бу лабораторияне күргән драматурглар икенче төрле уйлый башлаячак һәм селкенәчәк. Берничәсе инде язарга да утыргандыр.

Икенчедән, без артистларыбызны да селкеттек. Кыска гына вакыт эчендә аларга яңача ачылу мөмкинлеге тудырылды. Зөфәр абый Харисовны гына алыйк: кичә «Полиционер» спектаклендә бер төрле бабай иде, бүгенге эскизда икенче төрле бабай. Кабатлар инде дигән идем, юк, бөтенләй икенче төрле уйнады. Бик күп артистларның икенче яктан ачылуын күрәм. Артистларның бер-берсе куйган эскизларны шыпырт кына барып карап йөргәнен белсәгез иде!

Өченчедән, миңа эскизларның музыкасы бик ошады. Бездә бит музыка җырлаганда гына куеп алалар иде. Ә биредә музыка озатып бара. Ул сюжет белән бер булып, аны тулылындарып яңгырый — аны сизмисең дә».

Автор – Рузилә Мөхәммәтова;

Дата: 05.05.2021;

Тулырак – https://intertat.tatar/news/culture/05-05-2021/tinchurin-teatrynda-tatar-dramaturgiyase-yarmink-se-h-sniyar-kir-kme-rkailme-alygyz-5822110