90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Менә сиңа куш кулым”

Дөньяда беренче инклюзив бәби-спектакль

пресс-релиз

16 апрельдә Кәрим Тинчурин театрында дөньяда беренче инклюзив “Менә сиңа куш кулым” спектаклененең премьерасы көтелә. Бәби-спектакльнең режиссеры – Алмаз Садриев.

Спектакльнең герое – үзе иҗат иткән көйләрне спектакль өчен махсус ясалган “күзгә күренмәс, хыялдагы” уен коралында башкаручы, кул чуклары булмаган музыкант. Аның белән бергә Тинчурин театры артистлары да катнаша. Спектакль таныш булмаган нәрсәләрне танып белергә омтылу, авырлыкларны җиңү, максатка ирешү, тормышта үз-үзеңне һәм үз “МИН”еңне табу турында. Иҗат итү теләге, үз хис-тойгыларың, кешелеклелек һәм күңел кичерешләрең белән уртаклашу иң кечкенә тамашачылар өчен яхшы дәрес булачак. Спектакльдән соң балалар актерлар белән бергә урынны һәм реквизитны тикшерү өчен сәхнәгә чакырылачак.

Спектакльнең төп башкаручысы – кул чукларыннан мәхрүм виртуоз пианист Алексей Романов. Алексей тумышы белән Татарстаннан, Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнгән. Туганда ук кул чукларсыз туган. Аның тарихы аша кечкенә тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә “нормаль” һәм “үзенчәлекле” кешеләргә бүленеш булмаган дөнья турында сөйләнәчәк. Спектакльнең миссиясе – мөмкинлеге чикләнгән артист уены аша балаларда толерантлык формалашуда һәм аларның дөнья турында күзаллаулары киңәйтү. Спектакль 2 яшьтән алып 6 яшькә кадәр кечкенә тамашачыларга, аларның әти-әниләренә исәпләнгән, конфликтсыз, текстсыз һәм сюжетсыз драматургия принциплары буенча төзелгән.

“Безнең бурыч тамашачыны куркыту түгел, киресенчә, кызыксындыру һәм кабат килеп карарга теләк уяту. Безнең өчен спектакльнең кызыклы, якты һәм истә калырлык булуы мөһим. Чөнки бу кайсыбер өлкәннәребез өчен заманча театр белән беренче тапкыр очрашу булса, ә күпчелек нәни тамашачыларыбыз өчен бу бөтенләй театрга беренче кат аяк басу булачак”, – дип әйтә Алмаз Садриев.

Проектның кураторы – Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

Алмаз Садриев – Россиядә бәби-театрлар флагманы, бәби-спектакльләр белән “Алтын битлек”, халыкара Зур балалар фестивале, “Арлекин” кебек фестивальләрдә катнашучы.

https://tinchurinteatr.ru/ru/buy/?performance_id=4522533

“Менә сиңа куш кулым” – ятимнәргә һәм балалар йортларын тәмамлаучыларга ярдәм итүче “Солнечный круг” фонды, нәни тамашачылар өчен “Калабала” башкарма сәнгать ассоциациясе һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры кебек өч оешманың иҗади коллаборациясе нәтиҗәсе буларак тормышка ашырылучы иң кечкенә балалар өчен инклюзив бәби-спектакль. Проект Президентның мәдәни башлангычларга ярдәм итү фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне балаларыгыз белән 11 апрель 11.30 сәгатьтә бәби-спектакльне карарга чакырабыз.

Катнашуыгыз турында tinchurinteatr1933@gmail.com почтасы яки 8 927 430 68 82 телефонына (Гөлназ Бәдретдин) 8 апрель 17.00 сәгатькә кадәр хәбәр итүегез сорала.

“Менә сиңа куш кулым” “Менә сиңа куш кулым” “Менә сиңа куш кулым” “Менә сиңа куш кулым”
“Менә сиңа куш кулым” “Менә сиңа куш кулым” “Менә сиңа куш кулым” “Менә сиңа куш кулым”