90 СЕЗОН

Яңалыклар

Махсус кунаклар – Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов!

21 нче декабрь Авиатөзелеш районының “№112 нче мәктәбе”ндә күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге чараның махсус кунаклары – М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары, театрыбызның талантлы артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов.
Кичәдән соң артистларыбыз укучыларга мастер-класс үткәрде. Мәктәпнең Сибгат Хәким музеенда кунакларга экскурсия уздырдылар.