90 СЕЗОН

Яңалыклар

Мастер-класс

15 нче октябрь көнне театрыбызда балалар өчен “Сәхнә арты” мастер-классы узды. Балалар К.Тинчурин тормышы, театрның тарихы белән танышты, актёрлык һәм  сөйләм осталыгы серләрен ачтылар. Бутофория цехы хезмәткәрләре белән берлектә балалар үзләре дә “тылсым” тудырдылар.

Мондый төр файдалы һәм күңелле чаралар даими рәвештә узачак. Киләсе очрашу 29 нчы октябрьдә. Билетлар саны чикләнгән, алырга ашыгыгыз!