90 СЕЗОН

Яңалыклар

Марат Әхмәтов Тинчурин театрында «Нәзер» спектаклен карады

«Нәзер» спектакле иҗат төркеме өченче сезонны йомгаклау уңаеннан котлаулар кабул итте.

27 июньдә Тинчурин театрында Туфан Миңнуллинның «Нәзер» спектакле күрсәтелде. Тамашачылар яраткан артистлары –  Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларны кайнар алкышларга, чәчәкләргә күмде.

«Нәзер» төркеме кичә кечкенә генә үзенчәлекле юбилеен билгеләп узды  – өченче сезонны тәмамладылар.

«Күңелләр тулды, ихластан тамашачыларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез. Искиткеч тамашачы, искиткеч шәп  кунаклар, тәбрикләүләр, чәчәкләр!.. Киләсе сезонда да күрешергә насыйп булсын!» – дип хис-кичерешләре  белән уртаклашты актерлар.

Актерларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов исеменнән чәчәкләр бүләк ителде.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Марат Әхмәтов Тинчурин театрында «Нәзер» спектаклен карады Марат Әхмәтов Тинчурин театрында «Нәзер» спектаклен карады Марат Әхмәтов Тинчурин театрында «Нәзер» спектаклен карады
Марат Әхмәтов Тинчурин театрында «Нәзер» спектаклен карады Марат Әхмәтов Тинчурин театрында «Нәзер» спектаклен карады Марат Әхмәтов Тинчурин театрында «Нәзер» спектаклен карады