90 СЕЗОН

Яңалыклар

Ләйсән Вәлиәхмәтованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 6 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының режиссер ярдәмчесе ВӘЛИӘХМӘТОВА ЛӘЙСӘН РАШАТ кызының туган көне.

Хөрмәтле Ләйсән Рашат кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!