90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Лилия – гөлнең чәчәге”: Лилия Мәхмүтова турында (“Сөембикә”, автор – Эльмира Закирова)

Мин аны ни өчендер Мария Шукшинага охшатам. Буйчанлыгы, чаялыгы  өченме?  Атаклы артистлар кызы булгангамы? Төрле амплуадагы рольләре, уңай энергетикасы өчендер, бәлки. Икесе дә бер үк яшьтә дә әле – 1967 нче елгылар… Тагын, тагын… Аларда авылча табигыйлек, ихласлык, гадилек бар!  Без Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белән Тинчурин  театрында, грим бүлмәсендә утырабыз. Түрдә – тәрәзә, анда – кышкы сурәт. Як-якта көзгеле диварлар. Өстәл янында, көзгеләр каршында сөйләшеп утыру әңгәмәдәшемнең күңел дөньясын тулырак, төгәлрәк  ача шикелле.  Көзгеләрдә Лилия әллә ничә төрлегә төрләнә. Әле уйчан, әле шат, әле хыялый, әле җитди… Гаҗәпләнгән итеп тә күрәм үзен, сагынган итеп тә… Юк, ул роль уйнамый. Ул гадәти бер халәттә. Ул тудырган дистәләгән образлар минем күңел көзгесендә шулай чагыла ул.

ТЕАТРДА, ГРИМ БҮЛМӘСЕНДӘ…

– Син безнең өчен Гөлшаян да, Зәмзәмия дә, Әсма да, Зәлифә дә, Резидә дә… Дистәләгән хатын-кыз образлары! Ә шуларга Лилия чалымнары, Лилия холкы да күчә микән?
 – Бәлки… (Бер мәлгә уйланып кала.) Зәмзәмиямдә сеңлем Ләйсән холкы инде. Ул шаян… Мин тыныч, дип, гел бертөрле генә уйнап булмый бит. Төрле образларга керергә тиеш артист кеше. «Эх, алмагачлары»нда мәктәп директоры Фәридә Рәисовнаны уйнап йөрим шулай. Шәле мәктәбе укытучылары спектакль карарга килде. Спектакльдән соң миңа: «Нәкъ безнең мәктәп директоры Миңзифа Гыйльмиевна кебек идең. Сөйләшүләр, кырыслыклар, бөтенесен кайгыртып чабып йөрүләр, чаялыклар… гел Миңзифа ападан алган сыман», – диләр. Танышларны, дус-ишләрне үземә күчерәм бугай шулай.
– Мәктәп сочинениеләрендә киләчәктә кем булам дип яза идең?
– Кыз баланың өч төрле хыялы буладыр инде ул. Башта, кечкенәрәк чагында, башлангыч сыйныф укытучысына охшарга тырыша ул. Минем белән дә шулай килеп чыкты. Үсә төшкәч, берзаман бухгалтер булам дип йөри башладым. Авылда әниемнең Әсхәт исемле энесе бар иде. Менә шул өйләнде, ә аның хатыны хисапчы иде. Чут төймәләрен шалт-шолт китереп утыра, «дебит», «кредит» дигән сүзләр кыстырып сөйләшә… И күңелле тоела иде инде эше! Ә унынчы класска җиткәндә инде артист булам дип яза башладым…
– …һәм университетның физика факультетына барып кердеңме?
– Юк, минем физикага да әвәслек бар иде анысы: ныклы «дүртле» иде аннан. (Елмая.) Кайчакта Ренат, син бит физик безнең, дип, юри миңа мөрәҗәгать итә… Әни бит… «Артист булып, тәгәрмәч өстендә үтәр гомерең. Кияүгә дә чыга алмассың, балаң да булмас… Ярый ла миңа әтиең очрады!..» – дип, мине гел үгетләде.

– Физфакны ташлап, театр училищесына керергә этәргән сәбәп булгандыр бит инде барыбер?
– Иптәш кызым Люция белән икебез дә музыка, театр дип хыялланабыз. Безнең кебек театр җене кагылган, үзе дә пьесалар язучы Халисә апа Нигъмәтуллина безне Заһит Мәхмүди, Наил Касыймов, Фирдәвес Зарифлар белән таныштырды. Бергәләп театр түгәрәге оештырырга булдык. «Көнче күбәләк» скетчының репетицияләренә йөрибез. Ләкин егетләр еш килә алмый – вакытлары юк. Театр училищесы студентларын катнаштырырга кирәк дип уйлап таптык. Үзебез белән уйнар өчен артистлар эзләп, училищега киттек. 4 нче курста Илдус Фәиз, Рөстәм Юнысов – аны Габдерәхим буларак беләләр инде, Ренат Әкбәров, Инсаф Абдуллалар укый икән. Җыенысы озын буйлы егетләр. Люция, Фәридә, мин – шулай ук озын буйлылар без. Шундый шәп труппа оешырга торганда гына, «Юк, кызлар, без инде укуны тәмамлыйбыз тиздән, 2 нче курсларга төшеп карагыз», – димәсеннәрме! Җәвит Шакиров килеп чыкты. «Мин өйләнгән кеше, вакытым юк, кичләрен эшлим, әйдәгез, яшьрәк егетләр белән таныштырам!» – ди. Барып керсә-ә-әк… Җыен ыбыр-чыбыр! Безнең җилкәбездән генә торган егетләрне күреп, тәгәри-тәгәри көлдек соңыннан! Артистлар минем әти кебек гәүдәле булырга тиеш кебек иде. Типаж дигән нәрсә дә бар бит әле… Ул театр дөньясы тәмам бөтереп алды мине! Нәкъ бер айдан инде шушы малайлар янына укырга килдем. Университет тәмамлап югары белем аласы урында,  училищега барып кердем! Миңнегали Мөхәммәтшин, Мәхмүт Фатыйховлар группасына. Бу вакыйгаларны беркемгә сөйләгән юк иде. 50 яшемне билгеләп үткәндә, егетләрнең үзләренә искә төшереп сөйләдем. Рәхәтләнеп көлделәр!..  Училищедагы укытучым Илдар абый Хәйруллин мине 2 нче курска алды. Язмыштыр инде. Шулай кирәк булгандыр. Мөгаен, Ренатны көткәнмендер. Алданрак театр училищесына кергән булсаң, без очрашмаган да булыр идек, ди әнә Ренат.
– Кайсы артист кумирың булды?
– Мин беркайчан артистларга табынып яшәмәдем. Әллә әти белән әни артист булганга…  Дус кызым Фәридә менә гомер буе Михаил Боярскийга гашыйк булып йөрде! 96 битлек калын дәфтәре гел Боярский фотолары, ул уйнаган геройлар, аның турындагы язмалар белән тулган иде.
– Синең өчен кыен роль булганы бармы?
– «Син бит минем бер генәм» спектаклендәге Алинә образы, ай, кыен булды! Авторы әни – Исламия Мәхмүтова аның. Хәтерлисездер, бер-берсен яратучы егет белән кыз. Без Ренат белән уйнадык. Алинә егетен армиягә озатып кала. Озак та үтми Айнурны Чечнядан цинк табутта кайтаралар. Мәетне озатканда кыз һушын җуяр дәрәҗәдә калган. Һәм көтелмәгән хәбәр: Айнур исән икән бит! Авылына кайткан!.. Әмма ул сукыр!.. Үземне ничек тотарга, көтелмәгән хәлдән ничек чыгарга, ничек уйнарга белмәдем. Минем өчен бөтенләй ят кичерешләр иде бу! «Әни, мин уйнамыйм, – дим репетиция вакытында. – Алинәнең киеренкелек  халәтен таба алмыйм…» Әнинең тавышы кырыс: «Эзлән! Тап! Син артист кеше бит!»… Шуннан мин Камал театрында «Сөяркә» спектаклен карадым. Бер генә тапкыр түгел, кабат-кабат… Һәм эзләгәнемне таптым! Алсу апа белән Илдар абыйның уены миңа юл ачкандай булды. Алсу апа яраткан кешесен әнә ничек кире кага! Ул хисләрен әнә ничек оста итеп бирә!

– Ә халык ничек кабул итте?

Бер мәлне залда кешеләр йөгерешә башлады. «Ашыгыч ярдәм» чакырганнар, врачлар килгән…  Бер хатынның малае Әфганстанда һәлак булган икән. Үз баламны күргәндәй булдым, дип, сәхнәгә чәчәкләр менгерде ул соңыннан… Әтнә районында исә шундый хәл булды: бер егет, сәхнәгә менеп, безне кочаклап елады. «Сез минем тормышымны уйнадыгыз», – ди. Ул да Чечняга китеп, табутын кайтарганнар, сөйгән кызы башкага кияүгә чыккан… «Көн саен «каберем» янына барып утырып кайтам», – диде.
Урамда сине еш таныйлардыр, килеп эндәшәләрдер. «Танылган кеше» булу кыенмы, рәхәтме?
Юк, мин табигатем белән үк башка. Минем турыда: «Олы кызыгыз бигрәк акыллы, тирәннән уйлый», – диләр икән. Һәр әнигә үз баласын мактауларын ишетү рәхәттер инде ул. Ләкин без тыйнак булып үстек. Дәү әти белән дәү әни дә гел әйтә килде: «Әти-әниегезне бөтен Татарстан белә, берүк кызыллык китерә күрмәгез аларга», – диләр иде. Беркайчан да мин әти-әни артист дип кычкырып йөрмәдем. Театр училищесына укырга кергәч тә шактый вакыт Мәхмүтовлар кызы булуымны белмәделәр. Кайчак: «Сез Исламия апа кызы түгелме?» – дип сорыйлар. «Охшаганмы әллә?»  – дип кенә куям.
Дөресен генә әйткәндә, әти белән әнине юньләп күрми дә үстем кебек. Алар күчмә театр артислары булгач, гастрольләрдән кайтып та кермиләр. Аена ике-өч көн, бер атна гына торалар иде өйдә. Ә җәйләрен инде без гел бергә булабыз! Отпускларын гел минем белән үткәрәләр! Рәхәт, күңелле чаклар!.. Балачагым Әлки районында, әнинең әнисе Мәрвия дәү әнием янында үтте. 8 айдан 4 яшькә кадәр авылда яшәдем. Дәү әни белән дәү әтигә «әни», «әти» дип эндәшәм икән. «Баланы алып кайтыйк безне оныта башлаганчы», – дигән әти. Мине Казанга алып киткәннәр. Минем янда әтинең әнисе Сабира әбием калган. 1988 елда гына күчмә театр, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры статусын алып, элеккеге Камал театры бинасында эшли башлады. Ә миңа ул чакта 21 яшь иде инде.
– Лилия, сәхнәдә тудырган образыңда озак яшисеңме? Өйдә дә дәвам итәме ул тормыш?
– Юк, нормаль хәл түгел алай йөрү! Спектакль бетүгә үк ул образдан чыгарга тырышам, Лилия булып калам.

МИЛӘҮШӘ ЧӘЧӘК КҮЗЛӘРЕ БУЛЫП…

Миләүшә чәчәк күзләре булып, тәрәзәләре урамга карый Лилияләрнең. Салат төсендәге стеналар үзләре дә тынычландыра, ял иттерә. Тәрәз саен гөлләр. Миләүшә гөлләренең ниндиләре генә юк!  Шәмәхә, алсу, сирин төсендәгеләр, ачык зәңгәрләр… Тамашачысы бүләк иткән чәчәкләр үзенә бер ямь биреп утыра… Чын күңелдән бирелгәннәре шиңми, озак саклана ди ул. Мәктәптә укучы бер кыз бала бүләк иткән роза чәчәге ай буе утырган, бөредән яфраклар чыга башлаган хәтта! Кайберәүләр сокланып карый, кайберәүләрнең күзе каты… «Күз тиюгә ышанам мин, – ди Лилия, – шуңа сәхнәгә чыкканда күлмәгемә булавка тагам.  Алка-йөзекләр дә саклый яман күзләрдән. Мари республикасының Бәрәңге районында сәхнәдә уйнаганда тиктомалдан күзем шешә башлады. Күз тигән дип, укол ясадылар хәтта. Ышанмас җирдән ышанырсың…
– Син нәрсәдән куркасың, Лилия?
– Минме? (Кинәт кистереп.) Ялгызлыктан! Аллаһы Тәгалә мине туганнарымнан, иремнән, баламнан, якын дусларымнан аермасын иде дип телим. Минем өчен иң авыр әйбер ул. Әнине күз алдыма китерәм дә, аңа берничек тә ярдәм итә алмавыма җаным телгәләнә. Гомер буена гел кешеләр белән аралашып яшәделәр. Театрда да, өйдә дә… Гел кунаклар килә иде… Өебез шау-гөр килеп тора иде… Әти үлгәч, нәрсәдер өзелде. Аңлыйм: әнигә бик авыр! Әмма аның дөньясына да кереп китә алмыйм. Үз дөньям бар.

– Без инде актриса Лилиядән бигрәк, әни кеше, ир хатыны, апа, килен Лилия белән сөйләшүгә күчеп барабыз. Сөйлә әле, Ренат белән ничек таныштың? Әтиеңә охшаш яклары бармы? Кызлар, гадәттә, әтиләренә охшаган егетләргә тартыла бугай…
– Ренат Шәмсетдинов исемле егет белән театр училищесында бер төркемдә укыдык. Үзебез дә күп түгел инде, җыеныбыз 11 бөртек. Ренат – курайда, Мөршидә гармунда уйный, мин – фортепианода. Бер төркемгә берләшеп, чыгышлар да ясап йөрибез. Шул музыкага тартылу берләштерде  бугай безне. Башта гади дуслар гына идек әле. Тора-бара якынаеп киттек. 1991 елның октябрендә өйләнештек. Ренатны әтигә охшаган дип  әйтмәс идем… Хәер, икесе дә балта эшенә оста… Икесе дә җор телле…Үҗәтләр, булсын дип тырышалар. Башлаган эшне ахыргача җиткерә беләләр… Партнер буларак та җайлы Ренат. «Күрәсем килгән иде» спектаклендә ирле-хатынлы уйныйбыз аның белән. Аның белән уйнавы рәхәт!
– Син әниеңә, Исламия апага охшагансың, әйеме?
– Минме? (Көлеп үк җибәрә.) Белмим, белмим… Тышкы кыяфәттә бардыр, әлбәттә. «Сынган беләзек»не уйнаган вакыт. Тамаша залында  рәтләр арасыннан пышылдау уза: «Исламия!» Кайберәүләр: «Абау, яшәргән бу Исламия!» – дип сокланып утыра икән…
Безнең гаиләне белүчеләр,  характерың да, төс-кыяфәтең дә  гел әтиеңнеке инде,   диләр. Тыныч, тәвәккәл… Гомер буе әти кебек гаделлек, дөреслек яратам. Киңәшләре, җайлап сөйләшүләре гел искә төшә менә хәзер… Соң булса да әтигә якыная алдым. Аны үзем өчен өр-яңадан ачтым. Хастаханәдә ай ярым ятты ул.  Әтиемне бик сагынам.
– Син атаклы артистлар династиясеннән бит! Татарстанның халык артистлары Исламия апа белән Хәлил абый, әниеңнең сеңлесе, Камал театры актрисасы Рузия Мотыйгуллина, Ренат Закиров белән Рузия апаңның кызы биюче Чулпан, сеңлең Ләйсән Мәхмүтова…  Шамил Зиннур улы Закиров белән дә шактый аралашырга туры килгәндер, мөгаен… Әнә сез никадәр!
– Әйе шул, без күбәү… Ә менә Рузия апаның иң яраткан сеңлесе мин! Театр училищесында укыганда Рузия апа бездә торды бит. Һәм кияүгә чыкканчы бездә яшәде. Әти белән әни гастрольдән кайтып керми. Мамадышның Катмышыннан Сабира әбием безгә күз-колак булырга килә. Өчәүләп яшәп ятабыз шулай. Рузия апа холкы белән бик кырыс, таләпчән иде. Чисталык, матурлык, зәвык ярата. Нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен бәләкәйдән сеңдерде миңа. Иртүк  мине бакчага  алып китә, үзе дәрескә йөгерә. Ибраһимов проспектыннан Ленин урамындагы Пассаж янына кадәр үк барасы. Кыш көннәрендә Кремль тирәләреннән күтәрелү бигрәк кыен булып хәтердә калган. Кайчак Рузия апа мине әле училищега да ияртеп бара иде. «Күренми генә утыр, тыныңны да чыгарма!» – дип кисәтеп тә куя. Дәрескә кергән Марсель абый Сәлимҗанов калын тавыш белән: «Кем бар анда? Кая, күрен әле! Нинди кыз алып килгәннәр анда?» – дип, шаяртып төпченергә тотына. Рузия апа үзе белән укыган дус кызлары Алсу апа Гайнуллина, Зөлфирә апа Зарипова, Фирая апа Әкбәрованы өйгә кунакка алып кайта, бергәләп тәмле әйберләр пешерәләр иде… Хәзер дә бик игътибарлы ул. «Ролең әйбәт, сеңлем. Үзеңә туры килә», – дип күңелне күтәреп җибәрә белә.

– Сеңлең Ләйсәнгә син дә шундый ук апа булгансыңдыр инде…

– Безнең яшь аермасы да җиде ел бит! Ләйсән үсмер чакта мин җиткән кыз идем инде. Шундый кызык вакыйга искә төшә. Шимбә безнең өчен өй җыештыру көне иде. Карыйм, берсендә 14 яшьлек Ләйсәнем бик нык бизәнеп, буянып, муенына чылбырлар асып, каядыр җыена. Безнең эш бар бит, оныттыңмыни, дим. «Син кем әле минем өчен?!» – дип телләшеп маташа җитмәсә. Апа кеше икәнемне сиздертәсем килде, миңа инде 21 яшь иде! Җилтерәтеп ваннага алып кердем дә битендәге, күзендәге буяуларын юдырттым! «Мин сиңа әти дә, әни дә урынына калдым, беркая бармыйсың, өй җыештырабыз хәзер!» – дим. Соңыннан Ләйсән шушы «тәрбия дәресләрем» өчен рәхмәт әйтте. Ул бик тырыш, эзләнүчән безнең, бер урында гына утыра торган түгел. Театрда да, эстрадада да, кинода да ул, сценарийлар да яза, «Зө-ләй-лә» төркемендә дә җырлап йөри. Булдыра, кыскасы! «Уеннан уймак» музыкаль фильмын караучылар белә инде, Ләйсән язды аны. Рольләр бүлеп, Мәхмүтовларны да катнаштырды фильмында.
– Улыгыз  да, бәлки, театрны сайлар берзаман? 
– Декабрьнең 13 ендә армиягә озаттык Ришатны. Тормышта үзе өчен кирәк булыр дидек. Дисциплинага, тәртипкә, мөстәкыйльлеккә өйрәнер. Хәзергә Ульяновскида. Военкоматтан кайткач бик еладым. (Моңсу.) Янына да барып кайттык. Шалтыратып тора. Казанны бик сагына. Ришат КНИТУ( КХТИ)ны тәмамлап, программист дипломы алды. Ул безнең яшь тә 8 айдан гастрольләрдә йөреп үскән бала инде. Чиләбе, Уфа, Екатеринбургларга ияртеп бардык. 3 яшеннән укырга өйрәнде. Кечкенәдән үк бик кызыксынучан булды. Музыка мәктәбен «биш»кә генә тәмамлады, флейта буенча конкурс лауреаты исемнәрен яулады. Япон мультфильмнарын русчага яңгыратты, пародияләрне оста башкара. Берара театрга да барасы килгән иде. «Улым, ир-атка беркайчан соң түгел. Әнә, театрга килгәндә безнең әтигә 28 яшь булган. Башта һөнәр сайларга кирәк, – дим. – Артистның уңышы режиссерга бәйле. Сөйкемле сөяге булса,  рольләр эләгә, булмаса,  рольсез йөрисең…»
– Син нинди әни? Ниндирәк ир хатыны? Кайнанаң белән мөнәсәбәтләрең ничегрәк?
– Мин – Кыз йолдызлыгыннан дисәм, бөтенесе аңлашыла инде. Холкым буенча да тыныч. Соң чиккәчә түзә алам. Чыгырымнан чыгарсалар гына вулкан кебек шартлыйм! Бөтенесе белән килешеп, тату яшәргә тырышам. Ришатка да гел әйтәм инде, конфликтка кермә, дим. Хәзер үземне яклый алам инде! Беркемнән бер сүз әйттермим. Әдәп саклап, сүз әйтергә оялып йөрмим элеккечә. Әти белән әни куйган планканы төшермәскә тырыштым гомер буе һәм төшермәдем дә.
 Шәлегә, Ренатлар авылына кайткач та, шәһәр кызы булып йөрмим, гап-гади Лилия булып калам. Тиз генә өстемне алыштырып алам да эшкә тотынам. Ашарга да пешерәм, идән дә юам, бакчада да эшлим, ял да итәм… Мин анда кайчан да үз кеше.

– Синең өчен авылга кайту ял алайса?

– Еш кайтып булмый. Әле бакчабыз да бар бит! (Искә төшереп елмая.) Үзебезнеке – Түбән Осланда, Иделгә 20 минут кына төшәсе… Салмачида әнинең бакчасы бар тагын. Чәчәкләр, яшелчәләр үстерү белән мәш киләбез инде! Мин пионнарымны сагынып киләм анда. Бер елны Ләйсән белән Мисырда ял итеп кайткан идек. Кызыл диңгез, зәп-зәңгәр су, пирамидалар, ком чүлләре… Бик ошады. Адәм баласына ял кирәк ул. Бәйләм бәйләп, фильмнар карап, китап укып та ял итә алам. Рәшит Заһидуллин «Әтил суы ака торур»ны  куйган иде берчак. Әсәрне тулысынча укыйсыбыз килде. Нурихан Фәттахның теле дә, персонажлары да, тарихны белеп язуы да сокландырды.
– Ә нинди кинофильмны кат-кат карый аласың?
– «Девчата»ны! (Күзләре очкынланып китә.) Надежда Румянцева, Николай Рыбниковлар уйный анда. Мин һаман совет кешесе булып калдым бугай. (Көлә.) СССРда туган бала бит! «Иван Васильевич меняет профессию», «Бриллиантовая рука»лар ошый.
– Димәк, син хатирәләр, ностальгия белән яшәргә яратасың. Ә фотоальбомыңда иң кадерле фото кайсысы?
– Әти белән әни уртасында курчак тотып төшкән фотом. (Телефоныннан күрсәтә.) Ләйсән кечкенә чагында ул курчакның битләренә язып, сызгалап бетергән иде. Күрәмсең, үпкәләп елаганмындыр инде… Еллар узгач, Ләйсән миңа 40 яшемә курчак бүләк итте. «Апа, теге вакытта яраткан курчагыңны бозган идем бит мин, монысы озын гомерле булсын», – дип, сюрприз ясады, мине балачагыбызга кайтаргандай булды…
…Лилия белән әле рольләр турында сөйләшәбез, әле өй, гаиләгә күчәбез. Ә блокнотта әллә никадәр мәгълүмат һаман!
«Нәселдән күчкән ролем – Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендәге Гөлбану. Баштарак әни уйнады. Камал театрында – Рузия апа. Соңгы куелышта миңа бирделәр».
«Гротеск образларда да эзләндем. Бомаршеның «Фигароның өйләнүе»ендә Розина шундыйлардан».
«Әнием Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм», «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» пьесаларындагы геройлар миңа атап язылган».
«Зәмзәмиям төп роль түгел, әмма «Мәхәббәт чишмәсе» аннан башка була да алмый!»
… Театр, рольләр, гаилә, туганнар, дуслар, тамашачылар… Барысын да ярата бит ул! Аларның барысына да ул, Лилия кирәк!
Автор – Эльмира Закирова;
Чыганак – “Сөембикә” журналы, http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/liliya-glne-chchge 
Дата: 14 май, 2018 нче ел