90 СЕЗОН

Яңалыклар

М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов укучылар белән очрашуда булды

17 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов, Театр елы уңаеннан, Казанның “№3 Гимназия” укучылары белән очрашуда булды. Театрыбызның әйдәп баручы артистлары укучыларга сәхнә серләрен ачтылар, кызыклы мастер-класс үткәрделәр. Укучылар да яраткан артистларына бүләккә Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Җылы очрашу мизгелләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

4oFV_tK6TTMDEslJbvrwkE l0olTQ6Ng5E LWLqvBpmGm4 XIWXSOsp6mg xZ2Auo9PGaI