90 СЕЗОН

Яңалыклар

К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовка 55 яшь!

2 нче декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итә.

Ф.Н.Мөсәгыйтов Кәрим Тинчурин театрын 2002 нче елдан бирле җитәкли. 19 ел эчендә театр зур үзгәрешләр кичерә. 2009 нчы елда театр бинасын, фасады һәм интерьерлары белән бергә, комплекслы төзекләндерү һәм реставрацияләү буенча күпъеллык проект тормышка ашырыла. Бу 1850 нче елда төзелгән бинаны беренче мәртәбә капиталь төзекләндерү иде.

Фәнис Мөсәгыйтов җитәкчелегендә театр музее, өлкән артистларга һәм драматургларга ярдәм итүче хәйрия фонды барлыкка килә. Чөнки театр өлкән буынга һәрчак зур игътибар бирә.

Ф.Н.Мөсәгыйтов җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин театры традиция буенча Татарстан Республикасы гына түгел, Россиянең баш төбәкләрендә дә актив чыгыш ясый. Театр Мәскәү, Уфа, Ижевск, Самара һ.б. төбәкләрдә яшәүче тамашачыларын һәрдаим яңа премьералары белән сөендереп тора. Төзекләндерү вакытында театр хәтта Красноярск өлкәсендә урнашкан татар авылларында да спектакльләр күрсәтә.

“Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 88 ел буе Татарстан Республикасына һәм үз халкына хезмәт итә. Безнең төп максатыбыз – татар театр сәнгатен үстерү, туган телебезне, мәдәниятыбызны саклау, яшь буында гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү. Бүген безнең театрыбыз шәһәр мохитендә татарлыкны саклауда төп рольләрнең берсен уйный” – ди юбилярыбыз Фәнис Мөсәгыйтов.

Моннан тыш Тинчурин театры директоры җәмәгать эшләрендә актив катнаша, “Арча якташлы”гын җитәкли. Һәр елны әлеге якташлык мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә ярдәм йөзеннән концертлар оештыра. Шул ук вакытта танылган якташлары белән берлектә, Арча районы гына түгел, ә Татарстан Республикасы өчен дә мөһим булган мәдәни-агарту проектларын тормышка ашыра.

55 яшьлек юбилеен Фәнис Мөсәгыйтов яңа баш режиссер Туфан Имаметдинов теләктәшлегендә каршы ала. Туган көнендә исә Венгрия режиссеры Сәрдәр Таһировский сәхнәләштергән “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” спектакленең премьерасы тәкъдим ителәчәк.

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов 1966 нчы елның 2 нче декабрендә Татарстан Республикасының Арча районы Казанбаш авылында туа. 1993 нче елда Казан дәүләт педагогика университетын; 2002 нче елда Санкт-Петербург дәүләт инженер-экономика университетын тәмамлый. 2001-2002 нче елларда Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театры директоры вазыйфасын башкара. 2002 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын җитәкли.