90 СЕЗОН

Яңалыклар

К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры «Кавышабызмы?» проектын башлап җибәрә

18 гыйнварда Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» спектакле Тинчурин сәхнәсендә 200 тапкыр уйналачак. Шул уңайдан тинчуринлылар «Кавышабызмы?» дигән яңа проектка старт бирде.

«Кавышабызмы?» проектының төп максаты – парсызларга үз ярларын табарга ярдәм итү.

Проект берничә этаптан торачак. Беренчесендә – катнашырга теләүчеләргә үзләре турында анкета тутырырга кирәк. Анкетаны Тинчурин театрының социаль челтәрләрендә табып була. Шулай ук театрның холлында да махсус тартма куелган. Анкеталар 14 гыйнварга кадәр кабул ителә.

Икенче этапта әлеге анкеталардан өч пар сайланып алыначак һәм шушы парларны 18 гыйнвар «Мәхәббәт баскычы» спектаклендә очраштырачаклар.

Парларның мөнәсәбәтләре үсешен 14 февраль – Гашыйклар көненә кадәр «Кавышабызмы?» реалити-шоуында күзәтеп булачак. Шоуның алып баручылары – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова. Шоу театрның YouTube каналында урнаштыралачак.

Барлык этапларны да уңышлы узган парга төп бүләк – ресторанга кичке ашка бару мөмкинлеге биреләчәк.

Анкетага сылтама: https://forms.gle/kwVUW3xf8nDvhR5q6

YouTube каналга сылтама: https://www.youtube.com/channel/UCOrFi6WZQ6sliSK53FHKY5Q

Инстаграмм-аккаунт: https://vk.com/away.php?to=https%3A%2F%2Fwww.instagram.com%2Fk_tinchurin_teatri%2F&cc_key=