90 СЕЗОН

Яңалыклар

Көлгә әверелгән дуслык (“Сәхнә”, автор – Гөлназ Вәлиева)

Әлеге лаборатория-семинар кысаларында, танылган драматурглар, яшь режиссёрлар, сценографлар һәм композиторлар белән тыгыз эш алып барылды. Проектның нәтиҗәсе буларак театр тәнкыйтьчеләренә һәм тамашачыга 5 эскиз: Зөлфәт Хәкимнең «Янгын» драмасы, Зиннур Хөсниярның «Балам-багалмам» мелодрамасы, Салават Юзеевның «Кияү урлау» комедиясе, Мансур Гыйләҗевнең «Соңгы мираж» романтик кыйссасы һәм Ркаил Зәйдулланың «Ашина» драмасы күрсәтелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: театр администрациясе яшь журналистларга булачак эскизның репетицияләрендә катнашып, режиссёр белән аралашып, спектакльнең туу процессын күзәтү мөмкинлеге бирде. Сүз уңаеннан, миңа режиссёр Булат Минкин куелышында «Янгын» эскизын күрергә насыйп булды.

«Янгын» драмасының авторы – күренекле татар язучысы һәм драматург Зөлфәт Хәким. Аның шактый әсәрләре Татарстан, Башкортстан һәм Марий Эл республикасы театрларында куелды. Гадәттә, З. Хәким әсәрләре тирән фәлсәфилек, психологизм белән аерылып тора. Моннан тыш, автор укучының игътибарын ир-ат персонажларына юнәлтә. Әлеге әсәр дә нәкъ шушы үзенчәлекләр белән истә кала.

«Янгын»ның асылында күптән якын дуслар булган Вәгыйз (Харис Хөснетдинов) һәм Саттар (Алмаз Фәтхуллин) тарихы ята. Кайчандыр чыккан янгын ике арадагы дуслыкны җимерә, яндырып көл итә. 35 елдан соң элеккеге дуслар янә очрашалар һәм күптән сүнгән учакка кабат ут төртелә…

Режиссёр Булат Минкин эскиз өчен әсәрдән ике күренеш тәкъдим итте. Эскизны кино белән чагыштырып була: хәрәкәт аз, диалоглар күп. Дөрестән дә, театр – ул хәрәкәт, дип юкка гына әйтмиләр. Кайбер очракта диалоглар бераз сузылган, ялыктыра башлый. Әмма әлеге эскиз тирән мәгънәгә ия һәм тамашачыдан уйлануны таләп итә. Диалоглар аша спектакльдә катнашучы һәрбер геройның эчке дөньясы ачыла. Мәсәлән, Вәгыйзне (Харис Хөснетдинов) һәрнәрсәдән гаеп табучы герой, ә аның тормыш иптәше Гадилә (Җәмилә Әсфәндьярова), киресенчә, тормыштан ямь табып яшәүче, ләкин иренең канәгатьсезлегеннән алҗыган ханым икәнлегенә; Назыйфның (Салават Хәбибуллин) туган ягын сагынып, моңсуланучы герой булганына диалоглар ярдәмендә беренче минутлардан ук инанасың. Татарстанның атказанган артистлары Харис Хөснетдинов һәм Алмаз Фәтхуллинның уенын аеруча билгеләп узасы килә. Ике артист та психологик яктан авыр характерлы образлар тудырдылар. Әгәр дә Харис Хөснетдиновның Вәгыйзен һәрвакыт сукранучан герой дип тасвирласак, Алмаз Фәтхуллинның Саттары тагын да катлаулырак. Саттар – авыр язмышлы, тормышның бөтен ачысын-төчесен татыган герой. Әлеге образны тәҗрибәле, дөньяга киң карашлы күпкырлы шәхес кенә тудыра алыр иде, мөгаен. А. Фәтхуллин белән Х. Хөснетдинов геройларының күңел халәтен тирәнтен аңлап уйныйлар. Артистлар куелган максатларына ирешкән дип уйлыйм, чөнки баш геройларның гомере өчен ярты сәгать буе җан атып утырасың.

Кимендә, ярты сәгать эчендә Б. Минкин командасы тамашачыда әсәргә карата кызыксыну уятты, игътибарны бер үзәктә тотты. Эскиз барышында геройлар белән бергә сорауларга җавап эзлисең, алар белән бергә көләсең, моңсуланасың, яшисең. Кыскасы, әлеге тарихны үзең аша үткәрәсең.

Эскизны карар алдыннан режиссёр, сценограф һәм композитор үз эшләре белән якыннан таныштырдылар. Шул исәптән, сәхнә бизәлеше өчен җаваплы Екатерина Горшкова ут кую мәсьәләсе һәм сценография турында тулырак сөйләде. Эскиз барышында сәхнәнең ике ягында, артистлар белән беррәттән, төрле җанвар сурәтләре дә бар иде. Е. Горшкова сүзе буенча, җанварлар спектакльдә тулы канлы, сәхнәдә барган хәрәкәтне күзәтүче геройлар. Ут куелышы, утның төсе турыдан-туры геройларның күңел халәте белән бәйле, дип искәртте сценограф.

Музыка бизәлешенә килгәндә, эскизның композиторы Алсу Абдуллина, спектакльдә музыкаль күренешләр күп булмаганын билгеләп үтте. Ләкин беренче сәхнәдә кулланылган җыр геройларның характерларын, үзара мөнәсәбәтләре нинди булуын тагын да ныграк ачарга ярдәм итә. Мәсәлән, бу сәхнәдә дөньяга төрле карашлары булуына карамастан, Гадилә белән Вәгыйз кочаклашып, биегән вакытта, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгәне аңлашыла.

Эскиз әсәр буенча бик күп сораулар тудырып калдырды. «Янгын» эскизының дәвамын тулы канлы спектакль буларак күрәсе килү теләген уятты. Тинчурин театрына һәм лабораториядә катнашучыларга уңышлар теләп калам, лабораториянең язмышы озын булсын!

Автор – Гөлназ Вәлиева;

Чыганак – “Сәхнә” журналы, http://sahne.ru/news/zhurnalda-ukygyz/klg-verelgn-duslyk

Дата: 11.05.2021