90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин фестивале: түгәрәк өстәл!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, зур театраль бәйрәмгә әйләнгән фестивалебез төгәлләнү уңаеннан, “Түгәрәк өстәл” узды. Чарада театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мәдәният министрлыгы белгече Айрат Фәйзрахманов, тәнкыйтьчеләрдән – Анастасия Ефремова, Владимир Кантор, Александр Платунов, Венгриядән килгән иҗатташ дусларыбыз Сәрдәр Таһировский, Анна Мария Капус, күренекле артистларыбыз, башка театрлардан вәкилләр, журналистлар катнашты. Очрашу вакытында фестиваль спектакльләренә җентекле анализ һәм фестиваль эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.