90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин театрында Әниләр бәйрәме

Әниләр көне иң игътибарга лаек бәйрәмдер! К.Тинчурин театрында, “Беренче театр” спектакле алдыннан әниләргә багышланган концерт булды. Театрыбызның чын байлыгы булган, Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр бәйрәмнең бизәге иде.

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлчәчәк Хафизова үзенә генә хас булган мөләемлелек һәм илаһилык белән әлеге концертны алып барды. Татарстанның халык артистлары Рамил Минханов һәм Резида Төхфәтуллина җырлаганда тамашачы гел шатлык кына тоя. Кичәнең махсус кунагы, Татарстанның атказанган артисткасы Мәүлидә Нургали, үзе иҗат иткән “Яулык сайлыйм” җырын, оркестрга кушылып башкарды.

Кичәне, Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза оештырды. Тамашачылар зур канәгатьләнү белән спектакль карарга тамаша залына юнәлделәр.

Әниләр көнендә театрыбыз бәйрәм төсе алды.  Фойеда матур кичә гөрләсә, музейда эчтәлекле, истәлекле, кызыклы чара узды. Әлеге чарада тамашачылар театр тарихына кергән, репертуарга кергән әниләргә багышланган спектакльләрне искә төшерделәр, бөек Ана образларын башкарган артистларның исемнәрен атадылар. Кичәдә әниләргә багышланган шигырьләр укылды, җырлар башкарылды һәм матур теләкләр теләнде. Шунысы сөендерә: бәйрәм уңаеннан бүләк ясап, әниләрен зурлап, алар белән бергә театрга килгән балалар күп иде.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Кәрим Тинчурин театрында Әниләр бәйрәме
Кәрим Тинчурин театрында Әниләр бәйрәме