90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында балалар әкияте премьерасы була

29-30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Әсәрнең авторы – танылган драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов.

Әкиятне сәхнәгә яшь режиссер, ГИТИС студенты Камил Гатауллин куя. Спектакльдә Тинчурин театрының танылган артистлары Зөлфия Вәлиева, Миләүшә Нәҗмиева, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Гөлназ Нәүмәтова, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин, Альбина Гашигуллина, Эдуард Никитин, Айдар Фәтхрахманов, Венера Низамова, Әдилә Хәсәнова, Илмас Насретдинов катнаша. Әкият цирк йолдызлары Мультик, Пультик, Аюхан, Филия, Ишкулла, Юлбатыр кебек җәнлекләр турында булачак.

Филия образын башкаручы Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева сүзләренчә, яңа спектакльнең никадәр әйбәт килеп чыгуын сөйләп кенә аңлатып булмый.

“Әкиятне бөтен гаилә белән килеп карарга кирәк, аны сөйләп кенә аңлатып булмый. Ул шулкадәр күңелле, ихлас, эчтәлекле тамаша” -, дип фикерләре белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева.

“Тылсымлы арена” спектакленә көйләрне Гөлназ Закирова иҗат итте, акробатик номерларны режиссер Илнур Гарифуллин куйды, оркестр аранжировкасын театрның дирижеры Ильяс Камал эшләде. Әкиятнең рәссамы – Алия Гайнуллина, хореограф – Александра Ельчанинова, хормейстер – Алия Хәмзина.

Җыр-биюгә һәм бихисап фокусларга бай булган әкият, нигездә, дуслык, хыял һәм яхшылык кебек уңай сыйфат-төшенчәләр хакында сөйли. Шамил Фәрхетдинов әкияте балаларга гына түгел, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә кызыклы булачак, дип сөйләде режиссер Камил Гатауллин.

28 октябрь, 10:00 сәгатьттә “Тылсымлы арена” спектакле журналистларга күрсәтеләчәк.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында балалар әкияте премьерасы була Тинчурин театрында балалар әкияте премьерасы була Тинчурин театрында балалар әкияте премьерасы була
Тинчурин театрында балалар әкияте премьерасы була Тинчурин театрында балалар әкияте премьерасы була Тинчурин театрында балалар әкияте премьерасы була