90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “Папамамалогия”!

Хөрмәтле тамашачылар! 18 нче сентябрь, 14.00 сәгатьтә, Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ) үз бинасында, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Григорий Остерның “Папамамалогия” спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры — Радион Букаев. Яшь чикләве – 8+
Папамамалогия – ул өлкәннәр, аларның яшәү тирәлеге, проблемалары һәм гадәтләре турындагы фән. Алёша исемле малай үз гаиләсен – әтисен, әнисен, бабасын һәм әбисен өйрәнү объекты итеп алырга, әлеге фәнне ныклап өйрәнергә карар кыла. Дөрес, гаиләсе аның кайбер өйрәнү алымнарын өнәп бетерми.