90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале “Мәскәү сөйли”!

Хөрмәтле тамашачылар! 17 нче сентябрь, 16.00 сәгатьтә, “GRANART” иҗат остаханәсе (Түбән Новгород), Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Юлия Поспелованың “Мәскәү сөйли” монодрамасын тәкъдим итә. Спектакль ТР Театр әһелләре берлеге бинасында була. Режиссер — Александр Ряписов. Яшь чикләве –18+

Юлия Поспелова пьесасы буенча куелган яңа “Мәскәү сөйли” спектаклендә Наталья Кузнецова «У дороги, над ручьём, дерево в печали – птицы, что гнездились в нём, все давно умчали…» дип җырлый. Пьесага нигез итеп Светлана Алиллуеваның «Двадцать писем к другу» исемле китабы алынган.
Уникаль тавышлы актриса төрле кешеләрнең холыкларын шулкадәр оста тотып ала, нәтиҗәдә күптавышлы хор – хәтирә барлыкка килә. “Мәскәү сөйли” әнә шул хорның яңгырашы.