90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “Галәм.Әгъләм”!

Хөрмәтле тамашачылар! 19 нчы сентябрь, 17.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Мөдәррис Әгъләм поэзиясе буенча “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Туфан Имаметдинов. Яшь чикләве – 18+
Татар халкы өчен Шагыйрьләр зур хөрмәткә ия. Милли аңыбыз һәм әдәбиятыбызның нигезен шигърият тәшкил итә. Тукай, Дәрдемәнд, Җәлил, Х.Такташ, Х.Туфан… Мөдәррис Әгъләмов татар поэзиясенең соңгы күренекле вәкилләренең берсе. Аның тормышы драматик борылышлар һәм мәзәк хәлләргә бай моңсу комедияне хәтерләтә. Фәлсәфәче, гыйсъянчы, Нәни Гигант, маргинал, Шүрәле, Әкә, табигать баласы атамалары белән яшәгән атаклы шәхес. Аның тормышы үзенчәлекле Мөдәррисиада. Югалтулар, сызлану, шигърият, мәхәббәт, җор теллелек, хыяллар, авыру һәм өметләр аша сәяхәте аны заман татар поэзиясендә чын Әкә (өлкән) итә.