90 СЕЗОН

Яңалыклар

Журналистлар белән Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы һәм  «Хан кызы Турандык» премьерасы турында сөйләштек

Бүген, 7 сентябрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә танылган драмтург һәм актер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы һәм аның ирекле тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» спектакленең премьерасы турында сөйләштеләр.

Итальян драматургы Карло Гоцциның «Турандот»ы буенча Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсенә нигезләнеп, Венгриядә яшәп иҗат итүче режиссер Сәрдәр Таһировский «Хан кызы Турандык» спектаклен куя.  Премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә. Шул ук көнне театр үзенең яңа сезонын да ачачак.

Очрашуда  К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, әлеге театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, режиссер Сәрдәр Таһир улы Таһировский, «Хан кызы Турандык» спектаклендә уйнаячак  Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин һәм Әдилә Хәсәновалар катнашты.

«Актер, драматург, режиссер, театрыбызга нигез салучы Кәрим Гали улы Тинчуринның 135 еллыгына әзерлек эшләрен һәм чаралар оештыруны Тинчурин театры узган ел башлап җибәрде. 2022 ел дәвамында театрда очрашулар, кичәләр, лекцияләр узды. Тинчуринны язучылар, артистлар һәм тамашачылар искә алды.

Юбилейны театр эчендә уздыру белән генә чикләнмәскә, халык арасына, урамга да чыгарга булдык. 8 сентябрь, 17.00 сәгатьтә Горький паркында, 13 сентябрь, 12.30 сәгатьтә Тинчурин паркында флешмоблар уздырачакбыз. Анда Тинчурин сүзләренә язылган җырлар, аңа багышланган шигырьләр сөйләнеләчәк. Флешмобта Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Резедә Төхвәтуллина, Айсылу Мөсәлләмова, Резедә Сәләхова, Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров чыгыш ясаячак. Бу эшләр Тинчурин исемен таныту өчен эшләнелә. Моннан тыш, театрда мәктәп укучылары өчен Тинчуринның 135 еллыгына  багышланган квест башлана.

Шулай ук сентябрь аенда Чувашиядә булачакбыз. Октябрь аенда зур гастрольләр белән Мәскәү, Ижау, Яр Чаллы, Түбән Кама, Баулы, Азнакай шәһәрләренә барабыз. Әлбәттә, Татарстан районнарына да иҗади сәфәрләр көтелә», – дип сөйләде Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов.

Әңгәмә вакытында  шулай ук яңа сезонда тәкъдим ителәчәк спектакльләр турында мәгълүмат бирелде һәм Мәскәү уку йортларында милли театрларыбызга хезмәт итәрлек кадрларны укытуны оештыруның торышы хакында да хәбәр ителде.

Тинчурин театры матбугат үзәге