90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчуринның якын туганы кунакта булды!

Шушы көннәрдә бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның Ростов шәһәрендә яшәүче якын туганы Фәрит әфәнде Тенчурин бездә кунакта булды. Ул Казанга зур чара – Кәрим Тинчурин паркында күренекле драматург Кәрим Тинчуринга бюст ачылу тантанасына килде.
Кадерле кунагыбыз берничә көн эчендә төрле чараларда катнашты, шәһәребезнең тарихи-истәлекле урыннарын карады. Г.Камал һәм Г.Кариев исемендәге театрларда, Ш.Камал музеенда да кунак булды. Архангел зиратына барып, туганы күмелгән урынны күрде, күз яшьләре аша дога кылды. Театрыбызда исә Фәрит әфәнде спектакль алдыннан артистларыбыз белән очрашты, И.Зәйниевның “Полиционер” музыкаль комедиясен карады. 27 март – Халыкара театр көнендә, тамашачылар белән берлектә театр музеенда узган “Сүнмәс йолдыз яктысында!” дип аталган чарада катнашты. Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы узды. Соңыннан ул музейга туганы үз куллары белән ясаган “Мәскәү Җәмигъ мәчете”н бүләк итте. Фәрит әфәнде Казан шәһәренә, К.Тинчурин театры җитәкчеләренә, артистларга, тамашачыларга бик рәхмәтле булуын, чиксез горурлык хисләре кичерүен җиткерде.