90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчуринның туганнары театрыбызда кунакта!

20 нче август, 87 нче яңа сезон ачылган истәлекле көндә, бөек драматург Кәрим Тинчуринның Мәскәүдә яшәүче туганнары – Галия Тинчурина-Исхакова һәм аның тормыш иптәше Наил әфәнде, уллары Камил, кызлары Дания театрыбызда кунакта булды.
Бик кызыклы, ихлас аралашудан соң, театрның музей мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Вәлиәхмәт кызы кунакларны театрыбыз белән якыннан таныштырды.
#ОчрашуурыныТинчуринтеатры