90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчуринга бюст ачылды!

27 нче март – Халыкара театр көнендә, Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчуринга бюст ачылды. Бюст авторы — сынчы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов. Тантанада ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан Башкарма комитеты Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, ТР Президенты каршында мәдәниятне үстерүгә булышлык фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Кәрим Тинчуринның якын туганы Фәрит Тенчурин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, әдипнең иҗатын сөюче күпсанлы тамашачылар катнашты. Чарада әсәрләрендә халык тормышын, кешеләрнең фаҗигале язмышын чагылдырган күренекле драматургның бөеклеге, иҗатының үлемсезлеге, милли театр булдыру һәм үстерүгә керткән саллы эшчәнлеге билгеләп үтелде.
Соңыннан Кәрим Тинчурин бюстына чәчәкләр куелды.