90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчуринга бюст ачыла!

27 нче март – Халыкара театр көнендә, 11.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчуринга бюст ачылачак. Тантаналы чарада мөхтәрәм җитәкчеләребез, күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре, шул исәптән Кәрим Тинчурин бюсты авторы – сынчы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасовның да катнашуы көтелә.
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Сезне дә әлеге тарихи һәм истәлекле вакыйганың шаһитләре булырга чакырабыз!