90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Күрәсем килгән иде…” спектакленә – 10 ел!

27 гыйнварда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Күрәсем килгән иде…” спектакленең 10 ел сәхнәдә уйналуы билгеләп үтеләчәк. Әлеге спектакльнең авторы да, режиссеры да легендар артист Исламия Мәхмүтова (1943-2019).

“Күрәсем килгән иде…”нең 10 еллык юбилее хөрмәтенә Тинчурин театры музеенда спектакль алдыннан Исламия Мәхмүтованы искә алу уздырылачак. Исламия Мәхмүтовага багышланган видеоязма күрсәтү, тамашачылар арасында викторина уздыру көтелә. Викторинада җиңүчеләргә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга багышланган “Мәхәббәт чишмәсе” китабы бүләк ителәчәк.

Артист Исламия Мәхмүтова үзенең башта режиссер, аннары драматург булып китүен сәхнәдә озак еллар тәҗрибә туплавы һәм драматургларның театрга алып килгән әсәрләрнең эчтәлеге нык сыеклануы белән аңлаткан.

“Хәзер дә репертуарда булган “Күрәсем килгән иде” дигән спектакль ирем Хәлил Мәхмүтовның туган авылында булган вакыйгага нигезләнеп язылды. Туфан Миң­нуллин шушы спектакльне карагач, тәки язарга өйрәнде Исламия, дигән иде. Мин аның бу сүзләрен мактау дип кабул иттем” -, дип сөйләгән Исламия Мәхмүтова үзе “Ватаным Татарстан” газетасына.

“Күрәсем килгән иде…” спектаклендә балалары булмаган гаиләнең ятим баланы уллыкка алу тарихы күрсәтелә. Бу адым барысының да күңеленә хуш килә: әби — бабай да, туганнар да яңа гаилә әгъзасы пәйда булуына сөенеп туя алмый. Бала йортка куаныч, бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти — әнисен күрү теләге белән яна башлый… Тапкан гына анамы, әллә төн йокыларын калдырып бакканы дамы? Спектакльне карагач әлеге сорауга җавапны һәркем үзе табар. Спектакльнең премьерасы 2011 елның 22 декабрендә булган иде.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге