90 СЕЗОН

Яңалыклар

“КЫЗЛАРНЫҢ НӘФИСЛЕГЕ ЧӘЧЕНДӘ”

— Чәч — хатын-кызның бизәге һәм ул аңа дәрәҗә бирә, — ди Тинчурин театры @k_tinchurin_teatri артисты Айсылу Мөсәлләмова @aiselumusallam.
Айсылуга 28 яшь. Тумышы белән Башкортстанның Илеш районы Карабаш авылыннан. Толымының озынлыгы — 1 метр.

— Чәчемне өйдә тәрбиялим. Кокос мае кулланам. Ул чәчне дымландыра, ялтырата. Гадәттә, чәчне юар алдыннан очына сөртәм, ярты сәгать йөрим, аннан юам. Болай эшләгәндә, чәчләр сынмый. Соңгы өч елда табигый шампуньга күчтем. Үлән суларына өстенлек бирәм. Җәй көне төрле үләннәр (зәңгәр, сары мәтрүшкә, әрем, кычыткан, каен яфрагы, нарат ылысы) җыям. Кыш буе шулар белән чайкатам. Әнием алоэ гөле үстерә. Аның өлгергән яфрагын кисеп, банкага салам, өстенә кайнар су агызам. Бераз төнәткәч, чәчемне чайкыйм
.
Чәчемне атнага ике тапкыр кичтән юам. Чәчкә сөлге урап, ярты сәгать йөрим. Фен белән киптермәскә тырышам. Чәчне бераз кипкәч, махсус йомшак тешле тарак белән тарыйм.

Өйдә чәчемне җыеп куям. Аш бүлмәсендә һәрвакыт яулык бәйлим. Кеше арасына чыкканда, чәчемне таратам. Үреп тә куйгалыйм.

Йоклаганда чәчемне карават башына асылындырып куям. Элек үреп ята идем, алай эшләгәндә чәч тартыла һәм өзелә икән. Шуңа күрә ятканда чәчне җыймавың хәерле.

“Тау күрке — таш, баш күрке — чәч” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чәч күп кешенең энергетикасын үзенә җыя. Мин, гадәттә, кеше күп булган урыннан кайтсам, чәчемне юарга тырышам. Дөрес тукланмасаң, чәч коела башлый.
Хатын-кызның чәче озынрак булган саен, ул җиргә ныграк басып йөри, җир белән чәч энергиясе тоташа да хатын-кыз үзен яхшы хис итә.

Ирек мәйданы.
Эльмира СӘЛАХОВА.