90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кукмара тамашачысына «Кияү урлау»ны күрсәттек

Татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан оештырылган гастрольләр дәвам итә. Кичә Тинчурин театры Кукмарада «Кияү урлау» спектаклен күрсәтте. Кайчандыр ант биреп,  туганлашырга уйлаган дуслар Азват белән Садрый турындагы кыйсса беркемне дә битараф калдырмады. Әйткән сүз – аткан ук шул ул, бу хәл барысының да тынычлыгын ала.“Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә малай туса – өйләндерербез!” – дип, ант әйтешәләр. Тамашачылар артистларның уенын бик ошатты, алкышларга күмде. Бүген исә  Сабада  «Туй алдыннан» спектаклен тәкъдим итәчәкләр.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Кукмара тамашачысына «Кияү урлау»ны күрсәттек Кукмара тамашачысына «Кияү урлау»ны күрсәттек
Кукмара тамашачысына «Кияү урлау»ны күрсәттек Кукмара тамашачысына «Кияү урлау»ны күрсәттек