90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

Бүген, 3 нче июнь, Татарстанның халык артисткасы ТӨХФӘТУЛЛИНА РЕЗЕДӘ РИНАТ кызының туган көне — 50 яшьлек юбилее!
Резедә ханым, Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез – 50 яшьлек күркәм юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Сез олы җанлы, төпле акыллы, хөрмәткә лаек кеше, 3 дистәдән артык гомерегезне театр сәнгатенә багышлаган, талантлы артистка!!! 50 яшь ул – гомернең иң матур, гүзәл чагы. Бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!