Бүген, 18 нче августта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры редакторы ФӘРХЕТДИНОВ ШАМИЛ ТИМЕРГАЛИ улының туган көне!
Хөрмәтле Шамил Тимергалиевич! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!