Бүген, 28 нче июньдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты ЗИННӘТУЛЛИН БУЛАТ ИЛФАТ улының туган көне!
Хөрмәтле Булат Илфатович! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!