90 СЕЗОН

Яңалыклар

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артисткасы Вәлиева Зөлфия Наил кызына, театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен, ТР Президенты Указы белән “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелде.

Дәүләт бүләген бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан Казан Кремлендә узган тантанада тапшырды. Хөрмәтле Зөлфия Наил кызы!

Театр коллективы исеменнән Сезне әлеге дәрәҗәле исем алуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

КОТЛЫЙБЫЗ!!! КОТЛЫЙБЫЗ!!! КОТЛЫЙБЫЗ!!! КОТЛЫЙБЫЗ!!!
КОТЛЫЙБЫЗ!!! КОТЛЫЙБЫЗ!!! КОТЛЫЙБЫЗ!!! КОТЛЫЙБЫЗ!!!