90 СЕЗОН

Яңалыклар

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның туган көне!

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Сезне гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сез зирәк, тынгысыз һәм абруйлы җитәкче буларак, Республикабыз данын күтәрүдә, аны дөньяга танытуда гаять зур хезмәт куйган хөрмәтле Шәхес. Сез Милли мәдәният сагында торган театрларыбызга, гомумән, әдәбият-сәнгать оешмаларына һәрчак ярдәм иттегез һәм итәсез. Без Сезгә бик тә рәхмәтле! Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Туар көннәрегез һәрчак кояшлы, якты булсын! Сәламәтлегез нык, бәхетегез ташып торсын!

Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар телибез!