90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

Дуслар, ә бездә сөенечле хәбәр!!!
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гүзәл Галиуллина һәм аның тормыш иптәше – Ильяс, беренче тапкыр әти һәм әни булдылар – аларның кызлары туды!
Кадерле Гүзәл һәм Ильяс, театрыбыз коллективы, барлык тамашачылар исеменнән сезне әлеге шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы, бәхетле булып үссен! Сезгә гаилә иминлеге, исәнлек-саулык телибез!