90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

Дуслар, ә бездә сөенечле хәбәр! Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айдар Фәтхрахманов һәм аның тормыш иптәше Рания икенче тапкыр әти һәм әни булдылар – аларның икенче уллары туды.
Кадерле Айдар һәм Рания, театрыбыз коллективы, барлык тамашачылар исеменнән сезне әлеге шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы, бәхетле булып үссен! Сезгә гаилә иминлеге, исәнлек-саулык телибез!