90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының тамашачылар буенча директор урынбасары Фәхертдинов Илфат Хисаметдин улына, күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
Хөрмәтле Илфат Хисаметдинович! Театр коллективы исеменнән Сезне әлеге дәрәҗәле исем алуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!