90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

Бүген, 28 нче майда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының киемнәр тегү цехы мөдире ФАТЫЙХОВА РӘМЗИЯ РИЗВАН кызының туган көне!
Хөрмәтле Рәмзия Ризвановна! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!