90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

Бүген, 30 нчы март, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының декорация ясау цехы мөдире ЛОГИНОВА ЮЛИЯ РӘҮФОВНАның туган көне!
Хөрмәтле Юлия Рәүфовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!