90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанның халык артисткалары Зөләйха Хәкимҗанова һәм Резедә Төхфәтуллинага «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды!

25 нче март – Мәдәният хезмәткәрләре көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее залында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Мәдәният министры Ирада Әюпова театрыбызның күренекле шәхесләре – Татарстанның халык артисткалары Зөләйха Хәкимҗанова белән Резедә Төхфәтуллинага «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
Яраткан артистларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади үрләр телибез!