90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

Бүген, 1 нче гыйнвар, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының өлкән администраторы БӘШӘРОВ ТАҺИР ФӘРГАТЬ улының туган көне!
Хөрмәтле Таһир Фәргатович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!