90 СЕЗОН

Яңалыклар

Комедия түгел, трагедия (“Мәдәни җомга”, автор – Миләүшә Галиуллина)

Дөрес, милиция исеме полициягә алмашынган вакытта төс-кыяфәте, пошмаслыгы белән физик нык, җитез хокук сакчысына охшамаган Идеалның (Алмаз Фәтхуллин) аттестация үткәндә эш урынын югалтмас өчен, хәйләләргә мәҗбүр булуы шактый кызыклы хәлләр китереп чыгара. Идеал полициядә калсын өчен, әти-әнисе Разыя апа һәм Габделҗаббар абый (Зөләйха Хәкимҗанова, Зөфәр Харисов) бик тырыша. Ялган вакыйгалар өермәсенә Идеалның элеккеге хатыны Җәмилә (Зөлфия Вәлиева) һәм аның сөяркәсе иптәш Әюпов  (Ренат Шәмсетдинов) катнашып китә. Ихлас күңелле авыл эчкечесе Рәхимҗан (Харис Хөснетдинов) һәм аның хатыны Мәрьям (Гөлчәчәк Хафизова) ничек инде читтә калсын?! Төгәлрәк әйткәндә, сәрхуш Рәхимҗан Идеалны полициядә калдыру өчен барыннан да артык тырыша. «Шифер» операциясендә авыл кибетчесе Фәния (Гүзәл Гайнуллина) дә катнаша. Әмма ниятләре изге булса да, уеннан уймак чыгып, эшләр бик зурга китә, нәтиҗәдә, подполковник (Рөстәм Гайзуллин) һәм аның ярдәмчеләре (Илфак Хафизов һәм Салават Хәбибуллин) сәрхушен дә, хатынын да, кибетчесен дә, Идеалның әти-әнисен дә рәшәткә артына ябып куя. Һәм шушы урында комедия трагедиягә әйләнә. Спектакльнең уен-көлке катыш җиңелчә рухы кинәт үзгәрә.

Автор – Миләүшә Галиуллина;

Чыганак – “Мәдәни җомга”;

Дата: 1 декабрь, 2020.